Китәр юллар ерак,
Калма, әни, елап,
Күз яшеңнән үзәк өзелә.
Бер кайтырбыз әле,
Син көт кенә, яме,
Ышан, әни, ышан сүземә.
Күзләреңә,
Йөзләреңә,
Болытлы көн кебек,
Сарган әнкәй сагышы.
Улы китә,
Алда ниләр көтә,
Кайда йөртер язмышы?
Китәр юллар ерак,
Калма, әни, елап,
Күз яшеңнән үзәк өзелә.
Бер кайтырбыз әле,
Син көт кенә, яме,
Ышан, әни, ышан сүземә.
Йөрәкләрне
Телгәләрлек,
Догаң калкан кебек.
Саклар хәтәр давылда,
Кайтыр улың,
Болытларны куып,
Кояш алып авылга.
Китәр юллар ерак,
Калма, әни, елап,
Күз яшеңнән үзәк өзелә.
Бер кайтырбыз әле,
Син көт кенә, яме
Ышан, әни, ышан сүземә.
Китәр юллар ерак,
Калма, әни, елап,
Күз яшеңнән үзәк өзелә.
Бер кайтырбыз әле,
Син көт кенә, яме,
Ышан, әни, ышан сүземә…
