Әллә нинди яктылыклар чагыла күзгә,
Әллә нинди җылы чорный…
Әллә нинди наздан ташыйм…
Бер мизгелгә генә булса да айный алмыйм,
Һәм теләмим!
Йөрәгеңә, йөрәгеңнән, йөрәгенне
Гомер буе төреләндерер идем, төреләндерер идем.
Иренеңә, иренеңнән, иренеңне
Үбеп туялмам инде…
Минем канда синнән күчкән бәхет ага,
Ышанудан һәм шатлыктан йөрәк яна,
Пышылдыйсы килә,
Колагыңа түгел.
Ярларымнан наз ташуга чыдап булмый,
Канатларның каурыйлары көнләп ныгый,
Иркәлисе килә,
Иркәлисе килә…
Яратасың, сизәм, калтырата…
Синең диңгез дулкыныннан йөрәк катырак кага…
Син туктама, ярат…
Сәерлегем белән бергә түгел,
Сәерлегем өчен ярат…
Йөрәгеңә, йөрәгеңнән, йөрәгенне
Гомер буе төреләндерер идем, төреләндерер идем.
Иренеңә, иренеңнән, иренеңне
Үбеп туялмам инде…
Минем канда синнән күчкән бәхет ага,
Ышанудан һәм шатлыктан йөрәк яна,
Пышылдыйсы килә,
Колагыңа түгел.
Ярларымнан наз ташуга чыдап булмый,
Канатларның каурыйлары көнләп ныгый,
Иркәлисе килә,
Иркәлисе килә…