Кара болыт күгем капласа да,
Йөрәккәем туктар булса да,
Өметемне бер дә сүндермәдем,
Канатларым сынар булса да.
Тырышканнар ташка кадак кагар,
Язганнар бит шулай китапта.
Мине дә бит алда бәхет көтә,
Бәхет бара минем сукмактан.
Мин булмасам кемнәр булдырыр дип,
Күз яшьләрем аша елмайдым.
Дусларыма, хәтта дошманнарга
Бәхет теләп, җырлар җырладым.
Тырышканнар ташка кадак кагар,
Язганнар бит шулай китапта.
Мине дә бит алда бәхет көтә,
Бәхет бара минем сукмактан.
Ачы җилләр керсә күңелеңә,
Түз син берүк, Әдәм баласы.
Ходай белә кемне сынаганын,
Кемгә биреп, кемнән аласын!
Тырышканнар ташка кадак кагар,
Язганнар бит шулай китапта.
Мине дә бит алда бәхет көтә,
Бәхет бара минем сукмактан.