Тик бер генә көлеп дәшкән идең,
Истәлеге калды озакка…
Онытканнар инде онытсыннар,
Ә мин риза татлы газапка.
Елмаюың синең балкый һаман
Көзгесендә якты елганың.
Онытасым килми, онытасым,
Синдә минем яшьлек елларым.
Сагышлы моң тулы көннәремдә
Елмаюың синең таң иде.
«Оныт», димә, зинһар, «оныт», димә—
Җырым булып кына кал инде.