Сүзләр көтәм

Яраларны төзәтә алырлык,
Күңелемә шифа салырлык.
Сүзләр көтәм синнән, сүзләр көтәм
Йөрәгемдә урын алырлык.

Сүзләр көтәм синнән, сүзләр көтәм
Ишеткәннәр хәйран калырлык.
Бу тормышта сагыш сарган чакта
Җаннарыма көчләр алырлык…

Дәва була алган сүзләр бар,
Сүзләрнең бар яра салганы.
Күңел халәтләрен төрле иткән
Дөресе бар сүзнең, ялганы…

Сүзләр көтәм синнән, сүзләр көтәм
Ишеткәннәр хәйран калырлык.
Бу тормышта сагыш сарган чакта
Җаннарыма көчләр алырлык…

Кавыштыра, якынайта алган,
Ерагайткан сүз бар араны,
Сүз әйткәндә үлчәп әйтү кирәк,
Белү кирәк, белү чаманы…

Сүзләр көтәм синнән, сүзләр көтәм
Ишеткәннәр хәйран калырлык.
Бу тормышта сагыш сарган чакта
Җаннарыма көчләр алырлык…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »