Сөю бүләк иткән бакчабызга
Гөлләр чәчкән идек язларда.
Аерылмаска вәгъдәләшеп, иң татлы хисләрне кушып
Сулар сипкән идек аларга.
Юк, ышанмыйм синең китүеңә,
Яры булдың хәзер кемнәрнең.
Суыктанмы әллә сагынудан
Бөреләре сулды гөлләрнең.
Чәчәкләрне сезнең күрмәм инде,
Суласыз бит, гөлләр, боегып.
Нинди рәхәт иде бергә, хәтирәләр йөрәкләрдә,
Гомерлеккә калыр уелып.
Юк, ышанмыйм синең китүеңә,
Яры булдың хәзер кемнәрнең.
Суыктанмы әллә сагынудан
Бөреләре сулды гөлләрнең.
Кичләр саен ачы яшьләр күрәм,
Туңган гөлләремнең күзендә.
Хәлегезне беләм, аңлыйм, тик җылыта гына алмыйм,
Сагышлардан өшим үзем дә.
Юк, ышанмыйм синең китүеңә,
Яры булдың хәзер кемнәрнең.
Суыктанмы әллә сагынудан
Бөреләре сулды гөлләрнең.
