Кочаклап алам да чәчәгең,
Шатланып нурларым чәчәмен.
Янымда бары тик син генә
Булганга йөрәгем сөенә.
Бер кочак шатлыгым булып син
Җаныма кереп тә тулдың син.
Шулкадәр бәхетле минутлар
Китмәсен, туктасын вакытлар.
Каршыма язмышым китергән
Син икән ул, җаным, син икән.
Син икән бер кочак шатлыгым,
Бәхеткә уралган байлыгым.
Шатлыгым бер кочак булса да,
Бәхетем җаныма тулса да,
Мин сине кадерләп сакларга,
Әзер бит читләрдән якларга.
Бер кочак шатлыгым булып син,
Җаныма кереп тә тулдың син.
Шулкадәр бәхетле минутлар
Китмәсен, туктасын вакытлар.
Каршыма язмышым китергән
Син икән ул, җаным, син икән.
Син икән бер кочак шатлыгым,
Бәхеткә уралган байлыгым.
Каршыма язмышым китергән
Син икән ул, җаным, син икән.
Син икән бер кочак шатлыгым,
Бәхеткә уралган байлыгым…