Пешкән алма битләрең,
Көлеп тора йөзләрең.
Сандугачтан оттың мәллә,
Сөйли торган сүзләрең…
Май кояшым син минем,
Сөйкемле сөю гөлем.
Синең гүзәллекне күреп,
Җырлап тора күңелем…
Татлы чия иренең,
Шатлык нуры күңлемнең.
Сүнмәс, сүрелмәс кояшы
Син бит күңел түремнең…
Май кояшым син минем,
Сөйкемле сөю гөлем.
Синең гүзәллекне күреп,
Җырлап тора күңелем…
Добавлено tatassr в ЧТ, 25/07/2024 - 12:14
«
»