Күкләребез тормый аяз гына,
Болганып та куя дөньялар.
Яу кырында калучылар күпме,
Кан-яшь булып ага дәрьялар.
Ил-көнебез тынычлыгы өчен
Һәлак булды безнең бабайлар,
Сугыш афәтләрен беркайчан да
Күрмәсеннәр безнең балалар.
Кеше гомерләрен өзә тора
Фаҗигалар, төрле вәхшәтләр.
Тарихларда гына калса иде
Сугыш дигән яман афәтләр.
Ил-көнебез тынычлыгы өчен
Һәлак булды безнең бабайлар,
Сугыш афәтләрен беркайчан да
Күрмәсеннәр безнең балалар.
Киләчәккә өмет белән карап,
Язсын матур гомер итәргә.
Булганына шөкер итеп яшәп,
Тыныч җирдән генә китәргә.
Ил-көнебез тынычлыгы өчен
Һәлак булды безнең бабайлар,
Сугыш афәтләрен беркайчан да
Күрмәсеннәр безнең балалар.
Сугыш афәтләрен беркайчан да
Күрмәсеннәр безнең балалар…