Синдә генә бар күңелем,
Синдә генә уйларым.
Сине уйлап су буйларын
Үкенмичә урадым.
Сөюләрең чынлап булса,
Бирмә мине ятларга.
Җитәкләшеп бергә-бергә
Гомер буе атларга.
Күңелдәге сорауларның
Җавап эзлим бар(ы)сына.
Сине, сине бер күрсәм дә
Йөрәк нигә ярсына?
Сөюләрең чынлап булса,
Бирмә мине ятларга.
Җитәкләшеп бергә-бергә
Гомер буе атларга.
Чынлап булган саф сөюне
Югалтмыйк аны, иркәм.
Тигез мәхаббәттә генә
Безнең тормышлар күркәм.
Сөюләрең чынлап булса,
Бирмә мине ятларга.
Җитәкләшеп бергә-бергә
Гомер буе атларга.
Бу җыр Гөлназ Гарифҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 26/07/2024 - 12:08
«
»