Син җибәрмә мине башкага

Очрашканда, бәгырькәем диеп,
Син туймыйсың мине иркәләп.
Чын сөюгә әле юллар ерак,
Әллә микән сөям иртәрәк?

Танышулар, һаман очрашулар,
Безнең сөю яңа башлана.
Ул бирдеме син көткәнем диеп,
Син җибәрмә мине башкага.

Син ошыйсың миңа, чөнки синең
Хисләреңдә язлар аланы.
Тыңлый-тыңлый сөйләр сүзләреңне
Сизелми дә таңнар атканны.

Танышулар, һаман очрашулар,
Безнең сөю яңа башлана.
Ул бирдеме син көткәнем диеп,
Син җибәрмә мине башкага.

Тик мин сине өзелеп лә көтәм,
Күңелемдә сүнмәс өметем.
Бергә язса — гомер юлларыңда
Син булырсың, бәлки, бәхетем.

Танышулар, һаман очрашулар,
Безнең сөю яңа башлана.
Ул бирдеме син көткәнем диеп,
Син җибәрмә мине башкага.
Син җибәрмә мине башкага…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »