Җырымда яратырмын

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Оныта алмыйм, һаман яратам.
Ай да башка, йолдызлар да башка,
Син бит минем очар канатым.

Кушымта:
Җырланмаган әле безнең җыр,
Бу дөньяда сөю бар әле.
Ышан бары йөрәк авазыңа,
Җанымда яз булып кал әле.

Учларыма сал син йөрәгеңне,
Китмик әле яшьлек иленнән.
Сиңа тагын мин бер киләм әле,
Үзем генә белгән юл белән.

Кушымта:

Син яратсаң бүген ярат мине,
Безнең гомер яңа башлана.
Мин барсына әзер мәхәббәттә,
Ташлама син мине, ташлама.

Кушымта:

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »