Кукмара юллары борма,
Юл чите нарат кына.
Кукмараны кайтып күрсәм —
Мәңгегә яраттыра!
Кукмара таулары текә,
Тау битләре җиләкле.
Кукмарада кызлар җырлый
Өзеп-өзеп узәкне.
Кукмараның итекләре
Чәчкә-чәчкә бизәкле.
Кукмара кызлары чаян
Өзә торган үзәкне.
Кукмара таулары текә,
Тау битләре җиләкле.
Кукмарада кызлар җырлый
Өзеп-өзеп узәкне.
Тегүчеләр, игенчеләр
Данга күмә бу якны.
Кукмаралар колач жәеп
Каршылыйлар кунакны.
Кукмара таулары текә,
Тау битләре җиләкле.
Кукмарада кызлар җырлый
Өзеп-өзеп узәкне.
Варианты песни
Бу җыр Гөлназ Гарифҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 29/07/2024 - 15:00
«
»