Сөйкемле кыз Идел буйларында
Матур итеп җырлый моңланып,
Дәрья дулкыннары, таллары да,
Барысы да тыңлый тын калып.
Идел кызы диеп үз иткәндәй,
Ошыйсың дип безнең күңелгә,
Акчарлаклар дулкын өсләрендә
Ак канатын кага Иделгә…
Моң агыла Идел дулкынында
Чишмә суларына кушылып.
Иң саф хисләр йөрәк ялкынында,
Күңелгә керә хуш булып…
Идел кызы диеп үз иткәндәй,
Ошыйсың дип безнең күңелгә,
Акчарлаклар дулкын өсләрендә
Ак канатын кага Иделгә…
Варианты песни
Бу җыр Гөлназ Гарифҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 29/07/2024 - 15:13
«
»