Чишмә башы

Категория: көе сүзләре

Кайда безнең чишмә башы,
Туктап калган агышы.
Югалган чишмәләр кебек
Безнең милләт язмышы.

Таңнарга чыгып эзләсәм
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә диеп,
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Балтырганнар өзә идем
Су буенда таллыкта.
Шушы җирләрдә адаштым
Сукмак эзләп бардыкта.

Таңнарга чыгып эзләсәм
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә диеп,
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Табар идем чишмә башын
Улаклар куяр өчен.
Шул чишмә буена килеп
Сабырлык җыяр өчен.

Таңнарга чыгып эзләсәм
Табармын чишмә башын.
Кайда безнең чишмә диеп,
Сайрыйдыр минем сандугачым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »