Гөлләрем су сорый үсәргә,
Таҗлары ачыла иртәдә.
Яратып яшәсәң — җыр туа күңелдә,
Син мине иркәләп үпкәндә.
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем су сорый үсәргә,
Тургайлар омтыла, тургайлар омтыла күкләргә.
Мин телим һәрвакыт, мин телим иртәсен, кичен дә
Яратам, яратам, яратам дип сиңа дәшәргә!
Гөлләрем су сорый үсәргә,
Мин телим сөелеп яшәргә.
Син генә тик кирәк, тик кирәк җаныма,
Син кирәк бәхетле итәргә!
Гөлләрем, гөлләрем, гөлләрем су сорый үсәргә,
Тургайлар омтыла, тургайлар омтыла күкләргә.
Мин телим һәрвакыт, мин телим иртәсен, кичен дә
Яратам, яратам, яратам дип сиңа дәшәргә!
Гөлләрем су сорый үсәргә,
Назларың бирмә син читләргә.
Җаныма, тәнемә кызганма назыңны,
Түземлек калганда көтәргә.