Син яшәгәч яшим мин дә

Син яшәгәч яшим мин дә,
Сөю тылсымына күмелеп.
Тора ташып бәхет савытлары,
Китә күрмәсеннәр түгелеп.

Син яшәгәч яшим мин дә,
Сулыйм син сулаган һаваны.
Карашыңнан, иркә сүзләреңнән,
Назларыңнан табып дәваны.

Син яшәгәч яшим мин дә,
Башка матурларны күзләмим.
Юатырга ярсу күңелемне
Башка рәхәтлекләр эзләмим.

Син яшәгәч яшим мин дә,
Сулыйм син сулаган һаваны.
Карашыңнан, иркә сүзләреңнән,
Назларыңнан табып дәваны.

Син яшәгәч яшим мин дә,
Шушы тормышымнан канәгать.
Ике хисне пар канатлы итеп,
Йөрәктә кабынган мәхаббәт.

Син яшәгәч яшим мин дә,
Сулыйм син сулаган һаваны.
Карашыңнан, иркә сүзләреңнән,
Назларыңнан табып дәваны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »