Өй артында үскән шомырт
Ак чәчәккә күмелгән.
Әйтерсең ул, кәләш кебек,
Ак туй күлмәге кигән.
Яшь күңелем сөю көтә,
Өмет итәм бу язга.
Ә син, вакыт, ашыкмый тор,
Тукта инде беразга.
Бакчадагы ялгыз каен
Никтер башкаен игән.
Сөйгән ярын көтә-көтә
Сагыш томалын кигән.
Яшь күңелем сөю көтә,
Өмет итәм бу язга.
Ә син, вакыт, ашыкмый тор,
Тукта инде беразга.
Каенны юатырга дип
Күктән кояш елмая.
Кар астыннан баш калкытып
Чыга яшь умырзая.
Яшь күңелем сөю көтә,
Өмет итәм бу язга.
Ә син, вакыт, ашыкмый тор,
Тукта инде беразга.
Бу җыр Оксана Тукмакова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 30/07/2024 - 17:11
«
»