Бүген сезнең туй көнегез,
Кавыштыгыз гомергә.
Ялкынлы мәхаббәтегез
Нур сибә тирә-юньгә.
Ак бәхетләр телим сезгә,
Котлы булсын туегыз.
Олы-олы мәхаббәттә үтсен
Бергә барган юлыгыз.
Балдай татлы мәхаббәтне
Ачы сүздән саклагыз.
Бер җан булып олы юлдан
Һәрчак бергә атлагыз.
Ак бәхетләр телим сезгә,
Котлы булсын туегыз.
Олы-олы мәхаббәттә үтсен
Бергә барган юлыгыз.
Бергә корган оягызга
Салкын җилләр кермәсен.
Каракоштай сез икегез,
Күзләр тия күрмәсен.
Ак бәхетләр телим сезгә,
Котлы булсын туегыз.
Олы-олы мәхаббәттә үтсен
Бергә барган юлыгыз.
Бу җыр Оксана Тукмакова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 30/07/2024 - 20:25
«
»