Оям тулы чакны сагынам

Категория: көе сүзләре

Авылыма кайтып күрше-күлән,
Күл буйларын кат-кат урадым,
Тынгы таба алмый күңелемә
Үз ояма кайтып еладым.

Адашкан каз бәпкәсе кебекмен,
Анда барам, монда сугылам.
Каз бәпкәләредәй нәни чагым,
Оям тулы чакны сагынам.

Урам буйлап үттем карый-карый,
Тулы ояларга сокланып.
Каз бәпкәсе кебек тойдым үзем,
Йөрегәндәй шунда югалып.

Адашкан каз бәпкәсе кебекмен,
Анда барам, монда сугылам.
Каз бәпкәләредәй нәни чагым,
Оям тулы чакны сагынам.

Үскән оям минем юк шул инде,
Биш бәпкәсе инде таралган.
Оябызны саклап җылытучы
Юк шул анда әткәем-әнкәм.

Адашкан каз бәпкәсе кебекмен,
Анда барам, монда сугылам.
Каз бәпкәләредәй нәни чагым,
Оям тулы чакны сагынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »