Таң!
Ачык тәрәз…
Кошлар сайрый!
Гомер юрап кәккүк кычкыра.
Кояш торып төнге йокысыннан,
Күзен ача офык кырыннан.
Сирәк-мирәк этләр тавыш бирә,
Әтәч күптән койма башында.
Исәр-исмәс талгын җилләр белән,
Моң агыла көйләп тын гына.
Чәчәкләр дә иртүк иркәләнеп,
Кояш нурларында коена.
Җәйге һәрбер матур иртә миңа
Тылсымлыдыр кебек тоела.
Варианты песни
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ЧТ, 01/08/2024 - 12:16
«
»