Хыялымда парлы аккошлар

Сизелми дә узган җәйләр, көзләр,
Җирдә инде кабат ак кышлар…
Тәрәзәмә төшкән бизәкләрдә
Күрәм кебек йөзгән аккошлар…

Йөзә алар горур, сыенышып,
Тугрылыкта сихри көчләре.
Көнләшепме әллә пар кошлардан,
Дулкынлана күлнең өсләре.

Әллә ярдан, әллә зәңгәр күктән,
Ишетелә кебек алкышлар.
Аккошларга карап, сокланышып,
Шаулагандай зифа камышлар…

Йөзә алар горур, сыенышып,
Тугрылыкта сихри көчләре.
Көнләшепме әллә пар кошлардан,
Дулкынлана күлнең өсләре.

Кояш күтәрелер озакламый,
Алсуланган инде офыклар.
Нурларына төреп, хыялымнан
Югалырлар инде аккошлар.

Йөзә алар горур, сыенышып,
Тугрылыкта сихри көчләре.
Көнләшепме әллә пар кошлардан,
Дулкынлана күлнең өсләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »