Гармун моңнары (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бер тарт әле тальян гармуныңны,
Йоклаганнар, әйдә, уянсын.
Без кайтканны күреп авылдашлар,
Барысы да күреп куансын.

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Гармун моңы әле бетмәсен.
Җырлап–биеп яшәп калыйк әле,
Яшьлегебез әрәм үтмәсен!

Гармун уйнап узыйк әле бер
Туган авылым урамын.
Нишләп әле уйнап узмаска бер,
Мин үзем дә монда туганмын.

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Гармун моңы әле бетмәсен.
Җырлап–биеп яшәп калыйк әле,
Яшьлегебез әрәм үтмәсен!

Авылларда бетте гармун моңы.
Кайда калды аның чыңлавы?
Рәхәт иде элек урамнарда
Гармуннарга кушылып җырлавы.

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны,
Гармун моңы әле бетмәсен.
Җырлап–биеп яшәп калыйк әле,
Яшьлегебез әрәм үтмәсен!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »