Язгы ташулар

Язгы ташулары бер хәл,
Йөрәк ташуы яман.
Ничә еллар шул ташудан
Арына алмыйм һаман.

Кушымта:
Ургып ташыганда сулар
Ярларыннан чыккалый.
Ике ярда бер мәхәббәт
Язда учак яккалый.

Хисләрне суларга салып
Агызып кына булмый.
Йөрәктәге сөю хисе
Бурандай тынып тормый.

Кушымта:

Ике ярда учак яна,
Ялкыны сүнми дөрли.
Язгы ташкын килә, китә,
Мәхәббәт кенә сүнми.

Кушымта:

Ике гашыйк язгы судай
Ташып чыга ярлардан.
Тик мөмкинлек кенә чикле,
Язмыш өстен алардан.

Кушымта:

Язгы ташкын берни түгел,
Йөрәк ташкыны яман.
Сөю хисенә төренеп,
Сүрелмәс утта янам.

Кушымта:

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »