Якты караш, елмаюлар
Сихерли ул һәркемне.
Үзең дә балкый башлыйсың
Гашыйк булып бер көнне.
Елмаю бүләк итегез
Чын ихластан булганын.
Якты-якты нурлар булып
Күңелләргә тулганын.
Бары гашыйк йөрәгенә
Тулы мәхаббәт сыя.
Гашыйк кешеләр бәхетне
Күңелләре белән тоя.
Елмаю бүләк итегез
Чын ихластан булганын.
Якты-якты нурлар булып
Күңелләргә тулганын.
Ешрак гашыйк булыгыз да
Ихластан яратыгыз.
Бар җиһанга шатлык кына,
Матурлык таратыгыз.
Елмаю бүләк итегез
Чын ихластан булганын.
Якты-якты нурлар булып
Күңелләргә тулганын.
Бу җыр Гөлүсә Ахунова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 03/08/2024 - 21:52
«
»