Җырым синең хакта (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тартыла йөрәгем кыллары,
Башымда мең төрле уйларым.
Җыр итеп әгәр мин көйләсәм,
Түгелер йөрәгем моңнары.

Кушымта:
Җырларым тик синең хакыңда,
Янамын сөюең утында.
Яндырып көйдердең йөрәкне,
Сүрелмәс сөюем давылда.

Чиртәсең йөрәгем кылларын,
Сагыш та, моң да бар түгелер.
Аңласаң мөхәббәт хисләрен,
Тормышлар гөлләргә төренер.

Кушымта:

Йөрәгем кыллары тибрәлә,
Хисләрем сәйләндәй тезелгән.
Уйларым җилләргә сибелә,
Ишетеп җырымны түз генә.

Кушымта:

Көйләрем, моңнарым, җырларым…
Син генә, бәгырем, син генә…

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »