Күңелем сызланганда
Карыйм мин йолдызларга,
Эзлим сине, янган йолдызым.
Күктә йөзгән ай да
Һич тә ялгыз түгел,
Яннарында чулпан йолдызым.
Өзелеп яратып, үземә каратып,
Син йолдызым(ны) эзлим һаман мин.
Мәңгегә тилмереп, сөюгә исереп,
Сагышлар кадерләп янам мин.
Сөйләр идем сиңа
Назлы хисләремне.
Кайда соң син, янган йолдызым?
Синсез гел боегып,
Сагыштан туенып,
Йөрмәс идем һич тә ялгызым.
Өзелеп яратып, үземә каратып,
Син йолдызым(ны) эзлим һаман мин.
Мәңгегә тилмереп, сөюгә исереп,
Сагышлар кадерләп янам мин.
Өзелеп яратып, үземә каратып,
Син йолдызым(ны) эзлим һаман мин.
Мәңгегә тилмереп, сөюгә исереп,
Сагышлар кадерләп янам мин…