Назлы сөю

Гомер үтеп бара, еллар артта кала.
Мәхаббәтле җәй, кайда син?
Аккан сулар кебек яшьлек үтте,
Шуңа мәллә, күңел, сызасың?

Була алмадым синең сөйгән ярың.
Кайсы бәхетлесе синеке?
Кемнең иңнәрендә назларда йөзәсең,
Кемне сөйдең икән өзелеп?

Гомер үтеп бара, ә йөрәгем һаман
Назлы сөю көтә язларда.
Хисләрне бит бикләп, бикләп куеп булмый,
Өметләнеп беткән назларга.

Була алмадым синең сөйгән ярың.
Кайсы бәхетлесе синеке?
Кемнең иңнәрендә назларда йөзәсең,
Кемне сөйдең икән өзелеп?

Гомер үтеп бара, еллар артта кала.
Мәхаббәтле җәй, кайда син?
Аккан сулар кебек яшьлек үтте,
Шуңа мәллә, күңел, сызасың?

Була алмадым синең сөйгән ярың.
Кайсы бәхетлесе синеке?
Кемнең иңнәрендә назларда йөзәсең,
Кемне сөйдең икән өзелеп?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »