Болын чәчкәләрен җыйдым,
Үзәннәре киң икән.
Сине көтәм, эх, сагындым,
Кайчан килерсең икән?
Ә юкәләр чәчәк ата,
Күңелемне юата.
Гөрләп узган яшьлегемдә
Йөрәгемә ут салма.
Синсез дөньяларны гизәм,
Гизәм кич, гизәм иртән.
Йөрәгемдә син бит чәчкә,
Килми калма, кил, иркәм.
Ә юкәләр чәчәк ата,
Күңелемне юата.
Гөрләп узган яшьлегемдә
Йөрәгемә ут салма.
Сагышларым хуш-ис чәчкә,
Чишмәләрдән су алам.
Бәгърем, бергә булсак сүз бир,
Синең утларда янам.
Ә юкәләр чәчәк ата,
Күңелемне юата.
Гөрләп узган яшьлегемдә
Йөрәгемә ут салма.
Бу җыр Рөстәм Әсәдуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 06/08/2024 - 21:45
«
»
