Күптән сине күргәнем юк,
Ишетмим хәтта хәбәр.
Мәхаббәт язың мин идем,
Ничек соң синең хәлләр?
Кемнәрне үз итте икән
Мин яраткан күзләрең?
Кемгә әйттең син кабатлап
Иң кадерле сүзләрең?..
Язмыш елгасы бормалы,
Адашып калдык шулай.
Бәхет капкасын ачтыңмы,
Бәхетлеме соң болай?
Кемнәрне үз итте икән
Мин яраткан күзләрең?
Кемгә әйттең син кабатлап
Иң кадерле сүзләрең?..
Яраттым да, яратылдым
Мәхаббәтле җәемдә.
Иң матур елларым булды
Син булганда янымда.
Кемнәрне үз итте икән
Мин яраткан күзләрең?
Кемгә әйттең син кабатлап
Иң кадерле сүзләрең?..
Бу җыр Азат Зартдинов, Рөстәм Әсәдуллин репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 07/08/2024 - 15:39
«
»