Моңсуланып карама

Я, тукта инде, елама,
Яшьле күзләр белән карама.
Үткәннәргә кире кайту юк,
Нихәл итим диеп сорама.

Хәсрәт төшкәч, башкайларыңны
Җилгә каршы түбән имә син.
Күз яшеңне ятлар күрмәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен…

Белдерсәң дә әрнү барлыгын,
Куанмасын әле көндәшләр.
Дөнья белән сөйләш, ул сиңа
Әйтеп китер изге киңәшләр.

Хәсрәт төшкәч, башкайларыңны
Җилгә каршы түбән имә син.
Күз яшеңне ятлар күрмәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен…

Оныт әле авыр кайгыңны,
Телеп-телеп өзмә җаныңны.
Моңсуланып, зинһар, карама,
Җырлап өлгер өмет җырыңны.

Хәсрәт төшкәч, башкайларыңны
Җилгә каршы түбән имә син.
Күз яшеңне ятлар күрмәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен,
Бирешкәнсең икән димәсен…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »