Күзләреңнән карап беләм:
Нидер әйтәсең килә.
Тотма эчеңдә сереңне,
Тыңлармын ипләп кенә.
Сөйлә сереңне, сөйлә,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Шул чагыңда җиңел була
"Сөйгәнем" дип дәшергә.
Серле карашларың белән
Өзелеп син карама.
"Сөям" диеп сереңне чиш,
Йөрәгемне кадама.
Сөйлә сереңне, сөйлә,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Шул чагыңда җиңел була
"Сөйгәнем" дип дәшергә.
Һәр сүзеңне көтеп алам
Сереңне чишәр өчен.
Хисләреңне аңлатырга
Җитәрме икән көчең?
Сөйлә сереңне, сөйлә,
Сөйлә, сөйлә, яшермә.
Шул чагыңда җиңел була
"Сөйгәнем" дип дәшергә.
Бу җыр Алимә Сафина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 08/08/2024 - 12:57
«
»