Син яшь чакта, мин яшь чакта, ул чакта
Ярый әле калмаганбыз без ятка.
Бары да булды язмышта, яшибез житеш тормышта,
Син минем хакка түзгәнгә, мин синен хакка.
Күлләвектән күлләр җыела,
Тамчылардан диңгез коела.
Бөртекләп җыелган дөньям,
Бөртекләп өелгән шатлык,
Бөртекләп җыелган бәхеткәем син!
Яшьлекләр бар, бар үткәннәр аралар да,
Үзәкләрне өзеп тора балалар да.
Саклап калдык сөюне дә, тапламадык,
Юл куймадык күңелләрне караларга.
Күлләвектән күлләр җыела,
Тамчылардан диңгез коела.
Бөртекләп җыелган дөньям,
Бөртекләп өелгән шатлык,
Бөртекләп җыелган бәхеткәем син!
Миңа бүген бик кадерле гомеремнең
Һәрбер көне, һәрбер төне, һәрбер таңы.
Кайтып булса үткәннәргә үтәр идем мин кабаттан
Шул гомерне бары синең белән тагын.
Күлләвектән күлләр җыела,
Тамчылардан диңгез коела.
Бөртекләп җыелган дөньям,
Бөртекләп өелгән шатлык,
Бөртекләп җыелган бәхеткәем син!