Ал зар геннәем

Категория: Авторлары

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге чуар иде,
Чуар күлмәкләрен киеп каршыма чырар иде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге аклы иде,
Аклы күлмәкле җаныйның йөзе дә якты иде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге аллы иде,
Аллы күлмәкле җаныйның ирене баллы иде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге зәңгәр иде,
Аерылышсак, каушалмасак, ул мине жәлләр инде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге яшел иде,
Яшел күлмәкле җаныем кемнәргә дәшәр инде?

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге алсу иде,
Алсу күлмәкле җаныйның йөрәге ярсу иде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге кызыл иде,
Кызыл күлмәкләре белән бер рухы зур иде.

Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Ал зар геннәем, гөл зар геннәем,
Җаныемны бер күргәндә күлмәге көрән иде,
Көрән күлмәкле җаныйны кайчан бер күрәм инде?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »