Яшь түгелбез

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьлекнең матур чагында, чәчәкле якты чагында
Без кавыштык.
Нигез кордык, бишек үрдек, бергә балалар үстердек,
Аерылыштык.

Үткәннәрдән бергә килдек, без күрәсен икәү күрдек,
Икәү күрдек…
Икәү корганнарны сүтеп, балаларны ятим итеп,
Җан өздек.
Үткәннәрдән бергә килдек, без күрәсен икәү күрдек,
Икәү күрдек…
Бергә корганнарны сүтеп, балаларны ятим итеп,
Җан өздек.

Син кемнәр белән булсаң да, мин кемнәр белән булсам да —
Онытылмас.
Еллар буе булганнарны бер ярсуда, бер мизгелдә
Җуеп булмый.
Таныш түгел ике кеше, ике яра, ике әрнү
Булыйкмы без?
Әле генә бер җан идек, урамнардан сәлам бирми
Узыйкмы без?

Мин сер бирә торган түгел,
Син сер бирә торган түгел,
Килеш(ә) алмабыз.
Син дә баш имәссең миңа, мин дә, икебез дә
Гафу ит(ә) алмабыз.
Түзәргә калгач түзәрбез, түзәргә калгач түзәрбез,
Яшь түгербез.
Инде бергә бул(а) алмабыз, яңа оя кора алмабыз,
Яшь түгелбез.
Инде бергә бул(а) алмабыз, яңа оя кора алмабыз,
Яшь түгелбез…
Яшь түгелбез…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »