Карашларың — яктылык,
Балкый бит ул яктырып.
Килеп кердең тормышыма,
Килдең лә зарыктырып.
Сандугачлар — талларда,
Бөгеләләр таңнарда.
Уртак булган бу хисләрдәнә
Кушылалар җаннар да.
Сандугач былбыл кошмы,
Күңелең шуңа һушмы?
Былбыл җырына кушылган
Әллә синең тавышмы?
Сандугачлар — талларда,
Бөгеләләр таңнарда.
Уртак булган бу хисләрдән
Кушылалар җаннар да.
Сандугачның талы бар,
Син ул минем сөйгән яр.
Сандугачның моңлануы
Әллә микән моңлы зар?
Сандугачлар — талларда,
Бөгеләләр таңнарда.
Уртак булган бу хисләрдән
Кушылалар җаннар да.
Бу җыр Гөлшат Арсланова, Ратмир Вәлиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 08/08/2024 - 22:29
«
»
