Гомерләр бирелә бер генә,
Сизелми үтәдер көнебез.
Кем генә булсак та дөньяда,
Бер генә тик барыр җиребез.
Кушымта:
Ашыкма, ашкынма әй, кешем,
Вакыты куа дип гомернең.
Яшәргә килдек бит бу җирдә,
Беликче гомернең кадерен.
Уңнан да сулдан да язмышнын
Җилләре тарткалый гел сынап.
Өмет тик иңнәрдән күтәрә
Сыналып талганда пар канат.
Кушымта:
Аллаһка тапшырып барсын да
Гомернең юлыннан үтәбез.
Киткәннәр кайтмый шул әйләнеп,
Ә без бит һәр көнне көтәбез…
Гомернен юлыннан үтәбез…
Варианты песни
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ПТ, 09/08/2024 - 10:34
«
»