Тал утырттым

Тал хәлләрен таллар белми,
Имәннәр белмәс инде.
Тал өчен тал бөгелмичә,
Имән бөгелмәс инде.

"Уф" диюләре нәрсә ул
Утка кермәгәннәргә.
Сөйләмә дә хәлләреңне
Кайгы күрмәгәннәргә.

Күрсәтсәң дә күрсәт яшең
Хәлеңә кергәннәргә.
Бирешмә дип бер сүз белән
Юата белгәннәргә.

"Уф" диюләре нәрсә ул
Утка кермәгәннәргә.
Сөйләмә дә хәлләреңне
Кайгы күрмәгәннәргә.

Тал янына тал утырттым,
Бергә бөреләнсеннәр.
Җилсез генә булмый җәйләр,
Бергәләп бөгелсеннәр.

"Уф" диюләре нәрсә ул
Утка кермәгәннәргә.
Сөйләмә дә хәлләреңне
Кайгы күрмәгәннәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »