Җырым бул син

Энҗе сибеп бизәр идем, юлга гөлләр тезәр идем,
Хисләремне минем әгәр аңлый алсаң.
Бәхет тәмен белер идем, сөю-назга төрер идем,
Яннарымда минем азга гына калсаң.

Җырым бул син, моңым бул син
Бары миңа, миңа дигән.
Ярты җаным, алсу таңым,
Сине ятка, ятка бирмәм.

Минем дә бит күңел синдә, йөрәк чыгар булып тибә,
Канатланып йөрим күрсәм сине читтән.
Хыялымны чын итүче, тормышымны җыр итүче,
Язым бул син, китмә, кал син иртән.

Җырым бул син, моңым бул син
Бары миңа, миңа дигән.
Ярты җаным, алсу таңым,
Сине ятка, ятка бирмәм.
Җырым бул син, моңым бул син
Бары миңа, миңа дигән.
Ярты җаным, алсу таңым,
Сине ятка, ятка бирмәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »