Ак томаннар

Ак томаннар, күк томаннар
Уралган юлларыма.
Югалма барыр юлымнан,
Бәхетем кулларыңда.

Кушымта:
Адашма ак томаннарда,
Томаннар бер таралыр.
Сиңа булган мәхәббәтем
Гомер буе сакланыр.

Ак томаннар таралсыннар
Без үтәсе юлларда.
Таратыйк, җаным, сагышны
Иртәнге ак томанда.

Кушымта:

Сөю серләрен сакласын,
Югалмасын елларда.
Ак томаннар, күк томаннар
Төшкән барыр юлларга.

Кушымта:

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »