Алмагачны алмалары бизи,
Кешеләрне — күркәм эшләре!
Бер-береңә яхшылыклар кылыйк,
Беребез дә күктән төшмәде!
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!
Яшел чагыбыз бар — яшь чагыбыз,
Алсуланган, пешкән вакытлар.
Алманың да кызыллары була —
Без дә шулай — яндык, артык та!
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!
Кешеләр дә алма кебек бит без,
Бар өлгергән чаклар, бар, була!
Үзәгебез кортланмасын ләкин,
Гел борчылып яшим мин шуңа.
Җир-Анабыз туфрагында үстек,
Алмагач күк, без дә дым алып.
Өлгергәч тә, алма коела җиргә.
Тик без генә калмыйк югалып!