Җилфер-җилфер җил искәндә
Тарама чәчләреңне.
Таң ата да сыз(ы)лып-сызылып,
Саг(ы)нам сине өз(е)леп-өзелеп,
Белмисең хәлләремне.
Җилфер-җилфер җилләр дәва
Йөрәк ярсуларыма.
Ал булмамын, гөл булмамын,
Тик ятларга күз салмамын,
Син булсаң яннарымда.
Язлары яздай булмады,
Җәйләре салкын булды.
Канат кага сайрар кошлар,
Базы* буенда аккошлар…
Аңларсың хәлләремне…
Канат кага сайрар кошлар,
Базы буенда аккошлар…
Аңларсың хәлләремне…
/ *Базы — Башкортостандагы елга, Агыйделнең сул кушылдыгы /
Варианты песни
Бу җыр Венер Котдусов, Илзидә Госманова репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 12/08/2024 - 16:23
«
»