Хафизәләм, иркәм

Ак куян дип аткан идем,
Булды тауның катлавы.
Аргы яктан берәү килә, —
Хафизәләм иркәм атлавы.

Хафизәләм иркәм, ай аппагым
Бигрәк матур калфагың.

Мамык перчатка эчендә
Алтын балдак шәүләсе.
Күзем йомсам, күз алдымда
Хафизәләм иркәм гәүдәсе.

Хафизәләм иркәм, ай аппагым,
Ни теләгең бар тагын?

Җилфер-җилфер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм.
Өзелеп җыр җырламас идем,
Хафизәләм иркәмне сөймәсәм.

Хафизәләм иркәм, ай аппагым,
Бер күрерменме тагын?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »