Беркем белми синен тормышны,
Күреп белсә дә тышкы ягыннан.
Нинди дулкын кага йөрәгеңә,
Нинди ялкын ургый жаныңда.
Кушымта:
Сагышларың, әрнү газапларың
Бары үзең генә беләсең.
Үксеп-үксеп елар урында да
Еламаюың бүләк итәсең.
Мәшәкате булган бу тормышның
Сынауларын сүзсез үтәсең.
Аллаһыга бары ялварып,
Көн дә мәрхәмәтлек көтәсең.
Кушымта:
Тормышларның ачы җилләре дә,
Яңгыры да тия җаныңа.
Бары сөю җылылыгы гына
Көч-дәрт өсти сүнәр чагында.
Кушымта:
Бирешергә хакың юк дип,
Көн-төн акыл бирә киңәшен.
Йөрәк белән акыл сатулашып,
Бик бәхетле яши беләсең.
Кушымта:
Кеше хәленә дә керәсең син,
Үз тормышың көйләп киләсең.
Үксеп-үксеп елар урында да
Син елмаеп яши беләсең.
Кушымта: