Тагын килде ямьле язлар,
Тук-тук-тук тамчылар.
Йөрәкләрне язгы нурлар
Назлыйлар, назлыйлар.
Яшелләнә таныш алан,
Үрелеп кояшка табан.
Тормыш дәвам итә һаман,
Тук-тук-тук тамчылар,
Тук-тук-тук тамчылар…
Ташып ага агымсулар,
Ярларга сыймыйлар.
Җитәкләшеп үтә парлар,
Гашыйклар, гашыйклар.
Яшелләнә таныш алан,
Үрелеп кояшка табан.
Тормыш дәвам итә һаман,
Тук-тук-тук тамчылар,
Тук-тук-тук тамчылар…
Тибрәндереп күңелләрне
Таң ата тын гына.
Тәрәз кага язгы җилләр,
Язгы җил тынык кына.
Яшелләнә таныш алан,
Үрелеп кояшка табан.
Тормыш дәвам итә һаман,
Тук-тук-тук тамчылар,
Тук-тук-тук тамчылар…
Тук-тук-тук тамчылар,
Тук-тук-тук тамчылар…
