Ерак китмәм (Саумы, авылым)

Категория: көе һәм сүзләре

Шул ук урманнарда шул ук үлән,
Шул ук яланнарда шул ук чирәм.
Саумы, урман, саумы, әтик ялан,
Сәлам сезгә, сәлам.

Саумы, авылым, саумы, газиз анам,
Сайрар кош кебек,
Үзем ялгыз һаман.
Саумы, авылым, саумы, газиз анам,
Кайттым, сайрар кош кебек,
Үзем ялгыз һаман.

Какты тәрәзәне карлы буран,
Барыр юлларыма япты томан.
Томаннарга кереп мин адаштым,
Сәлам, дидем, сәлам.

Саумы, авылым, хәлем бетте тәмам.
Кайттым, сайрар кош кебек,
Үзем ялгыз һаман.
Саумы, авылым, хәлем бетте тәмам.
Кайттым, сайрар кош кебек,
Үзем ялгыз һаман…

Саумы, урам, саумы, таныш капка,
Сәлам сезгә, сәлам.
Саумы, урман, саумы, салкын чишмә,
Кайттым, сайрар кош кебек,
Инде ерак китмәм.
Кайттым, сайрар кош кебек,
Инде ерак китмәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »