Бул үземә генә

Телисеңме: алып киләм сиңа
Бу дөньяның өзеп бар гөлен.
Юк, өзмә әле, өзмә, ким түгел бит бер дә
Белергә тик синең күңелең.

Бул үземә генә, бул үземә генә,
Без икебез тигез яр икән.
Тулып күңелемә бөтен гомеремә,
Бәхетләрем булып кал, иркәм.

Сайлыйм микән сиңа бүләк итеп
Тургайларның кайсы көйләрен.
Юк, сайлама әйдә, нинди көйләрдән дә
Матур бит ул сөям дигәнең.

Бул үземә генә, бул үземә генә,
Без икебез тигез яр икән.
Тулып күңелемә бөтен гомеремә,
Бәхетләрем булып кал, иркәм.

Төрәселәр килә сине, җаным,
Ямьләренә нурлы язларның.
Юк, әйтмә әле, иркәм, яздан татлы икән
Иркәләвең синең, назларың.

Бул үземә генә, бул үземә генә,
Без икебез тигез яр икән.
Тулып күңелемә бөтен гомеремә,
Бәхетләрем булып кал, иркәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »