Тәлгәш-тәлгәш элеп жимешләрен,
Юл буенда үсә миләшләр.
Сердәш тә сез сагыш сарган чакта,
Бирәсез күк төпле киңәшләр.
Кушымта:
Ут ялкыны гүя камап алган,
Ялкын уттай кызыл миләшләр.
Йөрәктәге газап әрнүләрдән
Сыгылмаслык бирче киңәшләр.
Язмыш сынаулары әче жимеш,
Миләшләргә тиңдәш тәмнәре.
Тик миләшлэр кышын баллана —
Карлы миләш җиһан ямьнәре.
Кушымта:
Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшлэр
Юлчыларга бирә киңәшләр.
Саклагыз, дип сөю хисләрен,
Түгелмәсен иде күз яшьләр…
Кушымта:
Бу җыр Илгиз Субаев репертуарында бар
Добавлено marat_aibash в ПТ, 16/08/2024 - 11:54
«
»
