Тик чын күңелдән

Категория: көе һәм сүзләре

Җан дусларны күргән юк,
Сәлам биреп узган юк,
Күптән инде туып үскән өйгә кайткан юк.
Әйтер сүзләр әйтелгән,
Әзме-күпме гомер үтелгән.
Сөйгән ярлар гафу ителгән.

Әйтер сүзләр әйтелсә дә,
Йөрәк янып сүрелсә дә,
Җырга-моңга барыбер күмелгән, дучар ителгән.
Әйтер сүзләр мин табармын,
Йөрәгеңне тик аңлармын,
Күз тигермәм күңелем түреннән,
Тик чын күңелдән.

Күптән гашыйк булган юк,
Янып-көеп сөеп үлгән юк,
Күптән инде чәчкә эзләп хәлдән тайган юк.
Йолдыз санап таңнар аткан юк,
Баш очында ай гына,
Нурын сибеп йөзә җай гына,
Ә гитарам чыңлый тын гына.

Әйтер сүзләр әйтелсә дә,
Йөрәк янып сүрелсә дә,
Җырга-моңга барыбер күмелгән, дучар ителгән.
Әйтер сүзләр мин табармын,
Йөрәгеңне тик аңлармын,
Күз тигермәм күңелем түреннән,
Тик чын күңелдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »