Кайтып кердем авылыма

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтып кердем тагын да
Туып үскән авылыма.
Тиле яшьлегемне ташлап
Чыгып киткән ягыма.
Мине сагынып ак каен
Яфрак ярган ел саен.
Яшьлек кенә яшен сөртә,
Кичер мине, кызкаем.

Туган авылым каршында,
Зәңгәр томан артында,
Тик бер йолдыз баш очымда
Тиз сүнми, яна гына.
Шуш(ы) урамда гармун тартып,
Калды тиле яшьлегем.
Калды тәүге мәхаббәтем,
Калды тәүге шатлыгым.

Ах, булмадым кайларда,
Ялгыз башлар кайда да.
Өзелеп-өзелеп сөйгән ярлар
Барыбер калды ятларга.
Кичер мине, ак каен,
Мин тилердем яз саен,
Сөйгән ярне кире кактым,
Сөймәгәнне ташладым.

Туган авылым каршында,
Зәңгәр томан артында,
Тик бер йолдыз баш очымда
Тиз сүнми, яна гына.
Шуш(ы) урамда гармун тартып,
Калды тиле яшьлегем.
Калды тәүге мәхаббәтем,
Калды тәүге шатлыгым.

Кайтып кердем авылыма,
Төн караңгы, ай гына,
Мине назлап, ай елмая
Йолдызлар арасында.
Кайттым сиңа, туган як,
Күп йөрсәм дә итмә ят.
Сине сагынып хат язмадым,
Тик җырларым — читтә яз.

Туган авылым каршында,
Зәңгәр томан артында,
Тик бер йолдыз баш очымда
Тиз сүнми, яна гына.
Шуш(ы) урамда гармун тартып,
Калды тиле яшьлегем.
Калды тәүге мәхаббәтем,
Калды тәүге шатлыгым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »